Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Халыкара инвалидлар көне алдыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында 225 җиңүчене һәм призерны бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты.
Быел "Абилимпикс" чемпионаты ике форматта узды. Махсус-дистанцион форматта ярышлар сентябрь аенда Россиянең 84 төбәгендә махсуслаштырылган мәйданчыкларда узды. Чемпионат Мәскәүдә октябрь ахырында булды. Быел анда катнашучылар сигез юнәлеш буенча 40 компетенциядә ярыштылар: мәгълүмат технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, туклану, медицина, сәнәгать, декоратив сәнгать, иҗат, икътисад һәм финанслар.
Ярыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы гомумкоманда зачетында икенче урынны алды. Беренче урында Мәскәү җыелма командасы, өченче позициядә Мәскәү өлкәсе командасы урнашты. Финалда Россиянең төрле төбәкләреннән 1,1 меңнән артык вәкил өч категориядә: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр катнашты.
Россия Хөкүмәте йөкләмәсе кысаларында 695 җиңүче һәм призер акчалата сертификатлар алды. 28 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Мәскәүдә узган финал ярышлары нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы 50 алтын, 45 көмеш һәм 28 бронза медаль яулады.