Быел “Теләкләр чыршысы” Бөтенроссия акциясендә Луганск һәм Донецк халык республикаларында, Запорожск һәм Херсон өлкәләрендә яшәүче 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Теләкне 2022 елның 10 декабренә кадәр елкажий.рф сайтына җибәрергә мөмкин.
"Теләкләр чыршысы "акциясе - ул безнең илнең яңа төбәкләренә дә таралган матур традиция. Яңа ел - иң кадерле хыяллар тормышка ашкан тылсымлы вакыт. Яхшы якка чын күңелдән ышанырга, көн саен игелекле гамәлләр кылырга һәм янәшәдәгеләргә игътибар итәргә кирәк. Мондый инициативалар бөтен илне колачларга тиеш», - диде Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов.
Катнашу өчен гаризаны акциянең рәсми сайтында бирергә мөмкин.
Акция кысаларында матди (китаплар, хобби өчен товарлар, музыка инструментлары, спорт җиһазлары, балалар уенчыкларч, кием-салымнар, электроника), шулай ук матди булмаган теләкләр (башка шәһәрләргә сәфәрләр, кумирлар белән очрашулар, төрле чараларда булу һәм үзеңне төрле һөнәрләрдә сынап карау) башкарылырга мөмкин.
Гариза бирүнең өчен техник мөмкинлек булмаган очракта, шулай ук сораулар туган очракта, # МЫВМЕСТЕ акциясе штабларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Узган елгы акция кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Волгоград өлкәсеннән тугыз яшьлек Роман Кононовның хыялын үтәде: малай Мәскәүдә булырга хыялланган иде. Роман һәм аның әнисе өчен Яңа ел башкаласы белән танышу тематик программасы оештырылды: алар Кызыл мәйданда һәм Зур театрда булдылар, «Щелкунчик» балетын карадылар, илнең төп театрында экскурсиядә булдылар.