Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясенә багышланган бүлек мәктәпләрдә тарих дәреслекләренә кертеләчәк. Бу хакта журналистларга РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
"Әйе, дәреслекләрдә бу һичшиксез булачак", - диде профильле ведомство җитәкчесе. Бу яңа бердәм программалар имзаланды һәм хәзер Юстиция министрлыгына юлланды, дип өстәде ул.
Украинада махсус хәрби операция 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла, аны РФ Президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Операция башланганнан соң озак та үтми Роскомнадзор массакүләм мәгълүмат чараларыннан Россия ягының рәсми вәкилләренең хәбәрләренә нигезләнеп, хәрби хәрәкәтләр барышын яктыртуны таләп итте.
Бераздан Россия лидеры РФ Кораллы көчләре гамәлләре турындагы "ялган" дип табылган мәгълүматны тарату өчен җәза турындагы канунга кул куйды,