Инглиз теле буенча Бөтенроссия диктантын 32 меңнән артык кеше язган

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Казан федераль университеты инглиз теле буенча VII Бөтенроссия диктанты үткәрде. Ул бер үк вакытта югары, урта һөнәри һәм гомуми белем бирүче 500 дән артык оешмада узды. Диктантны 32 меңнән артык кеше язган.

Акция Россиянең 75 төбәгендә, шулай ук Аргентина, Куба, Эквадор, Таиланд, Бөекбритания, Казахстан, Беларусь, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстанда укучыларны берләштерде. Катнаш форматта узган проект инглиз телен белү дәрәҗәсен арттырырга тиеш.

Диктантны оештыручы, Яшьләр сәясәте департаменты Халыкара мөнәсәбәтләр институты белән берлектә.

Диктант нәтиҗәләре 21 декабрьдән соң билгеле булачак, аларны Казан университеты сайтында бастырачаклар. Җиңүчеләрне һәм призерларны электрон дипломнар белән билгеләп үтәчәкләр, калганнары катнашу турында электрон сертификат алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International