«Профессионалитет» федераль проекты кысасында Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары идарәче командалары өчен машина төзелеше тармагының база мәйданчыгы Алабуга политехника көллияте булган мәгариф-җитештерү үзәгендә (кластерда) панель дискуссия булды.
Панель дискуссиясе кысаларында катнашучылар «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру шартларында заманча һөнәри белем бирү моделен камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Панель дискуссиясен оештыручылар , Алабуга политехника көллияте вәкилләре, «Профессионалитет» федераль проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.