Татарстанда «Адымнар» комплексы ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусын алды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Татарстанда «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусы һәм сертификат алды. Бу хакта Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының яшьләр моделен үткәрү кысаларында ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе хәбәр итте.

ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәпләре челтәренә керә торган уку йортлары ЮНЕСКОның идеалларын һәм кыйммәтләрен арттыра. Ассоциацияләнгән мәктәпләр, укучыларның үзләренең актив катнашуына юнәлтелгән белем бирү алымнарын кулланып, яшьләрне толерантлык һәм мәдәниара диалог традицияләрендә укыту бурычын куялар.

 “Адымнар - белем һәм татулыкка юл” Казан полилингваль комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов фикеренчә, ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе статусы алу - зур җиңү. "Белүемчә, соңгы ике елда анда беркемне дә рәсми рәвештә кабул итмәделәр", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International