«Кредо» республика профиль сменасы кысаларында мәктәп укучыларының укыту-тренировка җыеннары башланды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

5-11 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-мәгариф үзәге базасында “Кредо” республика профиль сменасы кысаларында астрономия, рус теле, рус әдәбияты, экология буенча укыту-тренировка җыеннары уза.

Уку-тренировка җыеннарына республиканың 25 районыннан Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының төрле этапларында җиңүчеләр һәм призерлар килде. Сменада катнашучылар өчен астрономия, рус теле, рус әдәбияты, экология өлкәсендә 2022-2023 уку елының мәктәп укучылары олимпиадалары этапларына тирәнтен теоретик һәм практик әзерлеккә юнәлтелгән бик зур укыту программасы әзерләнгән. Дәресләр ООК "Дуслык" аудиторияләрендә уза.

Казан федераль университетының профессор-укытучылар составына олимпиадаларның алдагы этапларына әзерлекнең югары сыйфатын тәэмин иткәне өчен  зур рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International