Әлмәттә «Үсеш ноктасы» директорлар форумы узды

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

6 нче декабрьдә «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе базасында «Мәгариф»илкүләм проекты кысаларында,  2019-2022 елларда оештырылган «Үсеш ноктасы» директорлар форумы узды.

2019-2022 елларда проектны гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясалды, мәктәпләрнең һәм укучыларның төп казанышлары анализланды, «Заманча мәктәп» проектын һәм башка федераль проектларны гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлекнең уңышлы модельләре каралды, планлаштырылган индикаторларга ирешү буенча бурычлар куелды.

Форумның беренче өлешендә ,  «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләрендә укучыларның проект эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре,  Әлмәт шәһәренең «Кванториум» мәктәп һәм балалар технопаркының челтәр хезмәттәшлеге үзенчәлекләре, федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру барышында укучыларның уку һәм математик белемен үстерү укытучысының эшчәнлеге каралды.

Форумның икенче өлешендә катнашучылар өчен Казан ачык талантлар университеты хезмәткәрләре тарафыннан «Проект белән идарә итүдә проблемалар һәм карарлар эзләү» проект сессиясе узды. 2.0.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International