Путин: Тарих буенча яңа дәреслекләр булдыру гомуммилли мәгънәгә ия

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Хәзер Россия өчен тарихны укытуга аеруча игътибар итәргә кирәк, дип саный РФ президенты Владимир Путин.

"Чыннан да бу гомуммилли әһәмияткә ия мәсьәлә. Тарих, гомумән, теләсә кайсы халык өчен мөһим, бигрәк тә дәүләт тормышының катлаулы борылышларында", - диде ул чәршәмбе көнне СПЧ әгъзалары белән очрашуда.

Россия өчен, дип саный Путин, "нәкъ менә шундый вакыт җитте, без тарихка да, дөрес тарихи мәгълүматлар базасында иҗтимагый аңны формалаштыруга  игътибар итәргә тиеш".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International