Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Документларны кабул итү төгәлләнде
2013 елның 26 июле, җомга
Бүген – югары уку йортларына абитуриентлардан документлар кабул итүнең соңгы көне. Укуларын вузда дәвам итәргә теләүчеләрнең айдан артык вакытлары булды. Хәзер эш уку йортларыннан гына тора: алар 30 июльгә бөтен нәтиҗәләрне исәпләп, тәкъдим ителүчеләр исемлеген (список рекомендованных) төзеп бетерергә тиеш.
Әлегә вузлар сайтындагы саннар «алдакчы» саннар гына. Документларын берьюлы берничә җиргә тапшыру хокукына ия абитуриентлар бер вариантны да кулдан ычкындырырга теләми. Берсенә керә алмасаң, икенчесенә эләгергә мөмкин бит. Тәкъдим ителгәннәр исемлеге эленгәч, 4 августка кадәр үзең сайлаган вузга документларның төп нөсхәсен илтеп бирергә кирәк булачак. Менә шул чакта коелып калачак та инде ул «алдакчы» саннар. Ә 5 августта уку йортлары беренче «дулкын» нәтиҗәләре буенча приказ чыгарачак.
Шуңа күрә, вузлар әлегә кабул итү кампаниясе нәтиҗәләрен уртаклашырга ашыкмый. Төгәлрәк мәгълүматлар соңрак билгеле булачак. Кайбер уку йортларында һаман да сынаулар дәвам итә. Мәсәлән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында иҗади имтиханнар 26 июльдә генә төгәлләнәчәк. Мәктәпне быел түгел, ә алдагы елларда тәмамлаган абитуриентлар рус теле белән математикадан БДИны да үзләре сайлаган уку йортында тапшырды.
Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Дмитрий Макаровның әйтүенчә, абитуриентлардан кергән гаризалар саны узган елгы белән бер тирәдә «тирбәлә». Әлегә ахыргы нәтиҗәләр чыгарылмаган, шулай да барлыгы дүрт меңләп гариза булыр дип уйлый Дмитрий Борисович. Әйтергә кирәк, әлеге вуз бакалавриат системасына тулысынча күчеп бетмәде, белгечлекләр дә сакланып калды. Быел дәүләт кайбер юнәлешләргә түләүне 5 процентка арттырган, университет үзе исә бер тиен дә өстәмәгән.
5 августтан соң кабул итү кампаниясенең икенче «дулкын»ы старт алачак. Ул вакытта беренче «дулкын»да кабул ителми калучыларга бәхетләрен сынап карарга тагын бер мөмкинлек туачак.
«Шәхри Казан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз