5 нче декабрьдә Санкт-Петербургта программалаштыру буенча XXIII Бөтенроссия команда олимпиадасы узды. Олимпиадада барлыгы 222 команда катнашты (666 катнашучы).
Олимпиадада Татарстанны 14 команда составында 39 укучы тәкъдим итте. Республика делегациясе саны буенча Мәскәүдән генә калышып, икенче урында. Командалар составында «Н.И. Лобачевский ис. лицей», «IT-Лицей», Казан шәһәре Мәскәү районының «2 нче лицей-интернат», Казан шәһәре Вахитов районының «131 нче лицей» укучылары бар иде.
Финал йомгаклары буенча республика укучылары 1 алтын, 1 бронза медаль, 2 дәрәҗәдә 2 диплом һәм 3 дәрәҗә 3 диплом яуладылар.