Яшел Үзәннән Елена Александрова «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2022» республика конкурсында беренче урынны алды

2022 елның 10 декабре, шимбә

VI республика конкурсының финалында рус телле тәрбиячеләр өчен “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2022” конкурсында катнашучылар “Мин - шәхес!” дигән темага визит карточкасын тәкъдим иттеләр, “Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм” дигән балалар белән үткәрелгән чараны тәкъдим иттеләр, “Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез”, “Ирекле микрофон” дигән өй эше белән чыгыш ясадылар.

Финал йомгаклары буенча конкурста түбәндәге катнашучылар җиңүче булды:

1 урын - Александрова Елена Юрьевна,  Яшел Үзән  муниципаль районының 31 нче номерлы балалар бакчасы;

2 урын - Вәлиуллина Юлия Николаевна, Арча муниципаль районының 2 нче балалар бакчасы;

3 урын - Шуркин Александр Александрович, Аксубай муниципаль районының «Радуга» балалар бакчасы.

Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, Бөтендөнья татар конгрессыннан һәм Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитетыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International