8-9 декабрьдә Татарстанга Мордовия Республикасы мәгариф өлкәсе вәкилләре делегациясе килде.
Делегация «Адымнар» полилингваль комплексында булды. Сәфәр кысаларында кунаклар шулай ук Казанның Совет районы 126 нчы гимназиясе базасында оештырылган «Времен связующая нить» республика туган якны өйрәнү конференциясендә катнашты.
Түгәрәк өстәл, Казан белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм Мордовия Республикасының мәгариф өлкәсе вәкилләре белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында ачык диалог кысасында киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, ике төбәкнең мәгариф системасында заманча алымнар һәм инновацияләр турында фикер алыштылар. Кунаклар белем бирүне оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, матди-техник базаны, шулай ук ике теллелек шартларында үсеп килүче буынны тәрбияләү процессында милли эчтәлекне билгеләп үттеләр.