Яр Чаллыда тәрбиягә алган гаиләләрдән инвалид балалар өчен инвалидлар декадасы кысаларында “Йөрәктән - йөрәккә” дигән яңа ел чарасы узды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең гаиләгә ярдәм итү үзәге оештырган, тәрбиягә бала алган гаиләләрдән һәм интернат учреждениеләрен тәмамлаучылар өчен инвалидлар декадасына багышланган “Йөрәктән -йөрәккә” бәйрәм чарасын уздыру күркәм гадәткә әйләнде.

Бәйрәмдә Яр Чаллы, Тукай, Менделеевск, Мамадыш районнарының тәрбиягә алган инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләре, шулай ук инвалидлыгы авыр булган «Мәрхәмәт» балалар йортын  (65 кеше) тәмамлаучылар катнашты. Кунаклар өчен "Могҗизалар вакыты" дигән искиткеч күңел ачу программасы күрсәтелде, анда балалар өчен төрле уеннар һәм конкурслар, Кыш Бабай белән тылсымлы әйлән-бәйлән уйнау , бәйрәм табыны  һәм "Сафари" кавер-төркеме белән фантастик дискотека оештырылган  иде. Өлкәннәр һәм балалар ресторанның искиткеч атмосферасы белән хозурландылар, бәйрәм җылы  рухта белән узды, ата-аналардан һәм чыгарылыш укучыларыннан рәхмәт сүзләре яңгырады. Балалар Кыш бабай һәм Кар Кызына шигырь ләр сөйләделәр, җырлар җырладылар  Бәйрәм шатлык, балаларның шат  көлүе һәм яңа ел алды кәефе белән  үтте.

Балаларга сөенеч өләшүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк! Чара азагында һәр бала татлы Яңа ел бүләге алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International