8-9 декабрьдә Яр Чаллыда республиканың гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды.
Уеннар аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 56 нчы һәм 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелде.
Ярышларның өлкән хөкемдары - Валерий Терентьев, Бөтенроссия категориясе хөкемдары.