Яр Чаллыда тәрбиягә алган гаиләләрдәге инвалид балалар өчен инвалидлар декадасы кысаларында “Йөрәктән - йөрәккә” дигән яңа ел чарасы узды
Яр Чаллы шәһәренең гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәгендә мондый чара уздыру күркәм гадәткә әйләнде.
Бәйрәмдә Яр Чаллы, Тукай, Менделеевск, Мамадыш районнарының инвалид балаларнытәрбиягә алынган гаиләләре, шулай ук инвалидлыгы авыр булган «Мәрхәмәт» балалар йортын (65 кеше) тәмамлаучылар катнашты.
Кунаклар өчен "Могҗизалар вакыты" дигән искиткеч күңел ачу программасы күрсәтелде, анда балалар өчен төрле уеннар һәм конкурслар, Кыш Бабайның тылсымлы әйлән-бәйләне, бәйрәм ашлары һәм "Сафари" кавер-төркеме белән фантастик дискотека бар иде. Өлкәннәр һәм балалар ресторанның искиткеч атмосферасы белән хозурландылар, бәйрәм гаилә рухы белән узды, ата-аналардан һәм чыгарылыш укучыларыннан рәхмәт сүзләре яңгырады. Кыш бабай һәм Кар Кызы каршында балалар алдында шигырь яки җыр белән чыгыш ясау мөмкинлеге алды. Бәйрәм балаларның шатлыклы елмаюы һәм яңа ел алды кәефе белән тулы иде.