5 миллионнан артык укучы Россиядә беренче "Киләчәккә билет" профориентация сериалын карады

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

2022 елның сентябреннән төрле төбәкләрдән мәктәп укучылары "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында төзелгән "Киләчәккә билет" беренче Россия профориентация сериалы тамашачылары булды, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.

Сериалның премьерасы Мәскәүдә 28 нче сентябрьдә узды, ә кинотеатрлар, мәктәпләр, "Россия - минем тарих" тарихи парклары мәйданчыкларында, илнең 85 төбәгенең һөнәри ориентация һәм өстәмә белем бирү үзәкләрендә аны 5 миллионнан артык мәктәп укучысы карады.

2023 елда сериалның икенче сезоны чыгар дип  планлаштырыла,  ул педагог һәм остаз елына туры китереләчәк һәм укучыларга гына түгел, аларның педагогларына һәм әти-әниләренә дә адресланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International