15 нче декабрьдә көндезге сәгать2 дә Казан милли тикшеренү техник университеты бинасында (Четаев ур., 18а) Галимнәр һәм попечительләр советының Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан милли тикшеренү техник университетының 90 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш узачак.
Мәртәбәле кунаклар арасында - КНИТУ-КАИ ветераннары, тармак вәкилләре, Татарстан һәм Россия югары уку йортлары партнерлары.
Декабрьдә университет юбилей елына нәтиҗә ясый. Шул уңайдан, Россия Федерациясе Президенты Казан милли тикшеренү техник университеты коллективына рәхмәт белдерде, ә университет үзе Казанның Мактау китабына кертелде.
Бинаның холлында югары уку йортының казанышлары һәм үсеш нокталары күрсәтеләчәк күргәзмә ачылачак. Чара кунаклары «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык программасы һәм «Цифрлы кафедра» проекты буенча югары уку йорты нәтиҗәләре, шулай ук бөтен Россия партнерлары һәм «КАИ-1» иярчененең укыту прототибы белән таныша алачак.
Тантаналы утырыш барышында Россия һәм республика бүләкләре белән билгеләп үтелгән университет хезмәткәрләрен бүләкләү булачак.