13 нче декабрьдә, Казанда «Яңа мәсьәләләр - цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» Бөтенроссия форумы старт алды. Форум чараны оештыручылар - Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең цифрлы үсеш министрлыгында уза. Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары Ләйлә Фазлыева һәм Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мәгариф инициативалары үзәге директоры урынбасары Роман Ершов, мәктәп, көллиятләр һәм югары уку йортлары, эре эш бирүчеләр, дәүләт корпорацияләре вәкилләре һәм башкалар катнаша.
Форум кысасында «Үсеш ноктасы» секциясе, иртә профориентация агрегаторы буларак эш оештырылды, анда «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре төзелгән мәктәпләрнең 370 директоры катнашты.