2023 елга ТДИ графигы басылып чыкты

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

2023 елда тугызынчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын 24 нче майдан 1нче июльгә кадәр (төп этап) тапшырачак. Бу хакта хокук мәгълүматының рәсми порталында чыккан Мәгариф министрлыгы приказында әйтелә.

"2023 елда төп дәүләт имтиханын (алга таба - ТДИ) уздыруның түбәндәге расписаниесен расларга", - диелә документта.

Бастырылган график буенча ТДИ тарих, физика һәм биология имтиханнарыннан башлана (24 май). Аннан соң (30 май) укучылар җәмгыять белеме, информатика, география һәм химия фәннәрен тапшырачак.

2 һәм 3 июньдә - чит телләр буенча, 6сы  рус теле буенча, 9 ы математикадан имтиханнар узачак. 14 нче июньгә берьюлы берничә предмет планлаштырылган: бу әдәбият, физика, информатика, география, 17нче  июньдә җәмгыять белеме, биология, химия. Аннары 1нче июльгә кадәр резерв көннәр күрсәтелгән.

Моннан тыш, укучылар имтиханнарны вакытыннан алда тапшыра алачак,  моңа өчен  аларга 21 нче апрельдән 16 нчы майга кадәр вакыт бирелгән. БГИ ның өстәмә чоры 4-23 сентябрьдә узачак. Барлык имтиханнар да җирле вакыт буенча иртәнге 10 да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International