Татарстан укучылары «Синергия»дә бушлай программалаштырырга өйрәнәләр

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Гомумән алганда, Татарстанның 419 укучысы РФ Цифалар министрлыгының “Киләчәк коды" проекты ярдәмендә Россиянең иң эре шәхси университетында бушлай программалаштырырга өйрәнү мөмкинлеген алды.

Республика проектка җәлеп итү буенча иң яхшы дип танылган Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Свердловск һәм Түбән Новгород өлкәләре, шулай ук Башкортостан һәм Ханты-Манси автономияле округы белән беррәттән,  10 топ төбәк арасына  керде,

"Киләчәк коды" проекты  катнашучылары укуны 2023 елның ноябрендә тәмамларга тиеш. Дәресләр тәмамлангач  аларга сертификатлар бирәчәкләр. Алынган белемнәр проектка кушылганнарга чыгарылыш имтиханнарына әзерләнергә генә түгел, ә олимпиадаларда һәм хакатоннарда үз көчләрен сынап карарга да ярдәм итәчәк. Курсларны оештыручылар шулай ук аларда уку укучыларга һөнәр сайлауны җиңеләйтәчәк, дип өметләнәләр.

Проектны тәмамлаганнан соң, мәктәп укучылары кайбер вузларда укуларын дәвам итәргә мөмкин. Аерым алганда, "Синергия" дә алар университет каршындагы көллияткә укырга керергә яки шунда ук программалаштыру факультеты студенты булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International