Рөстәм Миңнеханов Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты студентларын Татарстан медицина учреждениеләрнә практикага чакырды

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Н.И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетында булды. Ул югары уку йортының фәнни бүлекләрен карады, шулай ук укырга Татарстаннан  килгән студентлар белән аралашты.

Университетта төзелгән молекуляр технологияләр бүлеге аутоиммун авыруларны дәвалау өчен күзәнәкләрне тикшерү һәм бүлеп чыгару белән шөгыльләнә. ТР Президентына, аерым алганда, Бехтерев авыруын дәвалау буенча  эшләрне күрсәттеләр. Студентлар белән очрашуда республика җитәкчесе Татарстанда булган әйдәп баручы медицина учреждениеләре һәм яшь белгечләр өчен тудырылган шартлар турында сөйләде. Университетта барлыгы 10 меңнән артык студент, 2,5 мең аспирант һәм ординаторлар белем ала. Татарстаннан вузда 121 студент һәм 20 ординатор белем ала, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

1906 елда нигез салынган Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты дөньяда беренче булып педиатрия һәм медицина-биология факультетларын кертте. Бүген Н.И. Пирогов исемендәге РНИМУ - илнең 8 факультетын, 115 кафедраны, 143 клиник база, шулай ук өч клиникасын үз эченә алган иң эре фәнни-мәгариф һәм медицина үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International