Татарстан Республикасының өлкән сыйныф укучылары «Тархан» конкурсында югары уку йортына укырга керү өчен көрәшәчәк

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

31 декабрьгә кадәр Татарстанның югары сыйныф укучылары «Тархан» конкурсында катнашу өчен теркәлә ала. Тарихи-мәдәни чара мәктәп укучыларының Россия, Татарстан һәм төрки халыклар тарихы белән кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Конкурска Татарстаннан һәм  Россиянең башка төбәкләреннән 10 - 11 сыйныф укучылары һәм якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар кушыла ала. Төп приз КФУның  Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «төрки халыклар тарихы» белгечлегенә керү хокукы булачк.

Гаризаны сылтама буенча бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International