Сферум мәгълүмати-коммуникация мәгариф платформасы РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә узган "Мәгарифтә коммуникацияләр” Бөтенроссия хакатонына йомгак ясый. Командалар өч укучыдан һәм өч укытучыдан, яки өч студенттан һәм өч көллият укытучысыннан формалашкан.
Барлыгы хакатонда илнең 60 төбәгеннән 900 команда катнашты , бу 5,4 мең укытучы һәм укучы. Алар ИКРА командасы экспертларыннан мәгарифтә коммуникацияләр буенча укулар узды һәм бергә мәктәп тирәлегендә аралашу өчен креатив карарлар өстендә эшләде.