2023 елның 1 февраленә кадәр БДИ катнашучыларына предметларны сайлап алырга кирәк

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Имтиханнарны тапшырырга теләүчеләр 2023 елда БДИда катнашуга гариза бирә һәм 2023 елның 1 февраленә кадәр тапшыру өчен предметларны сайлый ала. Йомгаклау аттестациясе 14 дисциплина буенча каралган , мәҗбүри  рус теле һәм математика, тагын берничә предметны укучылар мөстәкыйль рәвештә сайлый, предметлар саны чикләнмәгән.

Әгәр дә өлкән сыйныф укучылары сайлау буенча нинди предметларны бирәчәкләрен билгеләмәгән булсалар, моны 2023 елның 1 февраленнән дә соңга калмыйча эшләргә кирәк.

БДИда катнашуга гариза 11 сыйныф укучысы укый торган   мәктәпкә бирелә. Узган елларны тәмамлаучылар исә, яшәү урыны буенча мәгариф бүлекләренә гариза бирә, алар үзләре белән алдагы белем бирү дәрәҗәсе турында документка ия булырга тиеш яисә тиешле тәртиптә мәгариф турындагы документның күчермәсен, паспорт оригиналы һәм  күчермәсе , СНИЛС күчермәсе кирәк.

Урта һөнәри белем бирү оешмалары гариза биргәндә урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслый торган яисә  агымдагы елда урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерү турында  белешмә күрсәтәләр.

Экстерннар экстерн сайлау буенча мәгариф оешмаларына гариза бирә.

Гаризага шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә БДИ катнашучысының ризалыгы һәм балигъ булмаган баланың шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ата-анасының (законлы вәкиленең) ризалыгы беркетелә.

БДИ узуга гаризаларны теркәү урыны булган оешма гаризалар кабул итүне оештыра.

Быелгы чыгарылыш укучыларына , база яки профильле дәрәҗәдәге математика тапшырачакларын ачыкларга кирәк булачак. Төп дәрәҗә әлеге дисциплина аттестат алу өчен генә кирәк булган чыгарылыш укучыларына , профильле дәрәҗә исә математика керү сынаулары исемлегенә кертелгән юнәлеш буенча вузга укырга керергә теләүче балалар өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International