«Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең V Форумы эшли башлады

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасыннан форумда В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Кытай теле үзәге директоры Анастасия Кокурина катнаша

2022 елның 15нче  декабрендә онлайн-форматта «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең V Форумы ачылды, анда Идел буе федераль округының 17 югары уку йортыннан һәм Кытайның 17 вузыннан һәм фәнни учреждениесеннән профессорлар-укытучылар составы катнаша.

Форумның төп темасы: «Яңа чорда Россия һәм Кытай вузларының хезмәттәшлеге һәм инновацияләре».

«Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе форумы 16 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International