2022 елның 13-14 декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе халыкларының туган телләре укытучыларының беренче Бөтенроссия съезды булды. Съезд Россия Федерациясенең 77 төбәгеннән 200дән артык катнашучыны җыйды. Татарстан делегациясен министр урынбасары Минзәлия Закирова җитәкләде. Делегация составына министрлык хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, практика укытучылары, шулай ук дәреслекләр авторлары керде.
Россия Федерациясе халыкларының туган телләре укытучыларының Бөтенроссия съездында катнашучылар Россия халыкларының туган телләрен укытуның стратегик бурычлары турында фикер алыштылар. Пленар утырыш һәм стратегик сессияләр барышында Россия Федерациясенең дәүләт белем һәм тел сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шул исәптән яңартылган ФГОС НОО һәм ФГОС ООО, ФГОС СОО, фән өлкәләре буенча белем алучыларның белем алу казанышларына карата таләпләр өлешендә «Туган тел һәм туган әдәбият», «Туган тел һәм туган телдә әдәби уку» мәсьәләләре каралды.