Казанның Идел буе районы прокуратурасы җитәкчелеге Казан радиомеханика көллиятендә булды

2022 елның 16 декабре, җомга

14 нче декабрьдә Казан радиомеханика көллиятендә Казанның Идел буе районы прокуроры Артур Шәрипов һәм аның урынбасары Алия Сәетгәрәева булды.

Көллият директоры Камил Мөхәммәтов һәм көллият компетенцияләр үзәге җитәкчесе Анастасия Ушенина кунакларны уку аудиторияләре һәм остаханәләре , “Мәгариф”  илкүләм проектын гамәлгә ашыру, заманча белем бирү мохите һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин итү системасы ярдәмендә көллияттә төзелгән матди-техник база белән таныштырдылар. Визит барышында күзәтчелек ведомствосының рәсми затлары көллият укытучылары һәм осталары һәм студентлар белән әңгәмә корды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International