Киләсе ел ахырына өч яшькә кадәрге барлык балалар яследә урын белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта дәүләт башлыгы Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Президент каршындагы совет утырышында белдерде.
Дәүләт башлыгы илнең барлык төбәкләрендә дә балаларга сыйфатлы белем бирүне һәм үсешне тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады.
Владимир Путин әйтүенчә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше дәвам итә.
«Без балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзибез. Киләсе ел ахырынаөч яшькә кадәр булган барлык балалар яследә урыннар белән тәэмин ителәчәк. Исегезгә төшерәм, 2018 елда проект стартында тәэмин ителеш 78 процент иде. 2019 елдан 2024 елга кадәр кимендә 1300 мәктәп төзеләчәк ", - дип белдерде дәүләт башлыгы.