12 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Билингва” республика профильле сменасы кысаларында география, инглиз теле, физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре буенча укыту-тренировка җыеннары уза.
Уку-тренировка дәресләренә 2021-2022 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар һәм республиканың 25 районыннан 2022-2023 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабына узган мәктәп укучылары килде.
Сменада катнашучылар өчен тирән гамәли һәм теоретик предмет әзерлегенә юнәлдерелгән укыту программасы әзерләнгән. География һәм инглиз теле дәресләре «Дуслык» ООК аудиторияләрендә, ОБЖ һәм физик культура буенча Ишкәкле спорт төрләре үзәге базасында, Гимнастика үзәгендә, футбол җиңел атлетика манежында, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында, шулай ук Казанның 18 нче гимназиясенең спорт залында уза.
Казан федераль университеты, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты профессорлары-укытучылары составына олимпиадаларның алдагы этапларына әзерлекнең югары сыйфатын тәэмин итүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.