2022 елның 14 - 15 декабрендә “БЕЗ БЕРГӘ ” аутистик тайпылышлары булган балалар өчен махсус (коррекцияле) балалар бакчасы базасында «Аутизм: без бергә: аутистик спектрның тайпылышлары булган балаларны социальләштерү һәм интеграцияләү практикасын үстерү перспективалары һәм үзенчәлекләре» I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Аутистик тайпылышлары булган балаларны интеграцияләү һәм социальләштерү мәсьәләләре һәм аутистик спектрның тайпылышлары булган балалар белән эшләүдәге заманча тәҗрибәләр турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәле эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының тормыш эшчәнлеген чикләү белән затларны социаль интеграцияләү бүлеге башлыгы Зөлфия Мөсабирова, Санкт-Петербург институты директоры Лариса Самарина, Россия Хезмәт министрлыгы каршындагы башлангыч ярдәм мәсьәләләре буенча эш төркеме әгъзасы Елена Горобец һәм Фундаменталь медицина һәм биология институтының Фәнни-клиник сөйләм патологиясе үзәге мөдире Тимур Газизуллин катнашты