Марий Эл Республикасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары киңәшмәсе узды

2022 елның 16 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мари Эл Республикасы татар мәдәнияте республика үзәге белән берлектә 15 декабрьдә Бәрәңге районының Гайнан Кормаш исемендәге Куян урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «яңартылган ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында туган тел укытучыларының эшчәнлеге» темасына семинар-киңәшмә уздырды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының татар теле һәм әдәбияты методистлары, директорлары, укытучылары катнашты.

Шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International