Донецк, Луганск Халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә белем бирү процессы Россия стандартларына туры китереләчәк. Бу эш биш елга якын барачак, дип хәбәр итте Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов "Россия 24" телеканалына биргән интервьюда.
Ул искә төшергәнчә, 2022 елның җәй дәвамында яңа төбәкләрдән 20 меңнән артык укытучы Россия югары уку йортлары һәм мәгариф үзәкләре базасында квалификация күтәрү узган.
Уку елы башында Россиянең яңа субъектларында 1300 мәктәп ачылды. Мәгариф министрлыгы башлыгы территорияләрдә булган ресурслар җитәрлек булуын аңлатты. Мәгариф министры шулай ук төбәкләргә 6 млн.артык уку әсбаплары җибәрелгән