Ике ел эчендә педагогик вузларга ярдәм итүгә 10 млрд сум бүлеп бирелгән

2022 елның 17 декабре, шимбә

Россиянең 33 педагогик югары уку йорты финанс ярдәме алды. Бу хакта "Россия 24" телеканалына интервьюда Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренчә, педагогика югары уку йортларында яңа киңлекләр, "Кванториумнар" барлыкка килә, аларда заманча җиһазлар урнаштырылган, бүгенге  мәктәпләрдәге кебек.

Югары уку йортларында иҗади, мотивлаштыра торган атмосфера тудырыла. Мәктәпләрдә психологик-педагогик сыйныфлар ачыла.

Мәгариф министры ассызыклаганча, укытучы һөнәре - иң мөһиме, чөнки укытучы күп вакытны бала белән үткәрә, ул балаларның дөньяга карашын формалаштыруга йогынты ясый.

Сергей Кравцов әйтүенчә, киләсе елда, педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән, педагоглар ярдәменә аерым басым ясалачак. Шул ук вакытта педагогик оешмаларның тәкъдимнәренә таянып чаралар программасы      эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International