Тыва Республикасы делегациясе Казанның мәгариф оешмаларында булды

2022 елның 17 декабре, шимбә

Агымдагы елның 15-16 декабрендә Татарстан Республикасында Тыва Республикасы мәгариф өлкәсе вәкилләре делегациясе булды. Тыва Республикасы Мәгариф министрлыгының беренче урынбасары Орлан Соян җитәкчелегендәге делегация составында: Тува мәгариф үсеше институты проректоры Анай-Кара Ооржак, Чечек Монгуш цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе, Тыва Республикасы Мәгариф министрлыгының мәгълүмат блогы җитәкчесе Доланн Санчаа.

Тәҗрибә уртаклашу максатында делегация А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының балалар бакчасында, мәктәбендә, Иннополис университетында, «Адымнар» полилингваль комплексында һәм инженерлык лицей-интернатында булды.  Делегация А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты эшчәнлеге белән танышты.

Түгәрәк өстәлләр һәм ачык диалоглар кысаларында киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, ике республиканың мәгариф системасында заманча алымнар һәм инновацияләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International