Әлмәттә эпидемиологик вәзгыять уңаеннан мәктәп ябылган

2022 елның 17 декабре, шимбә

14 нче декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 483 мең 921 укучы һәм 32 012 укытучы көндәлек иртәнге медицина фильтры үтә. Бүгенге көнгә «иртәнге фильтр» контролен узмаган укучылар 171 укучыны тәшкил итә (1 сентябрьдән 10 111 укучы).

88 мәктәптә 421 сыйныф аерым укытуга  чыгарылган (15.12 сәгатьтә 82 мәктәптә 338 сыйныф булган).

Әлмәттә бер мәктәп тулысынча ябылган.

Чикләү чараларының төп бурычы - авыру һәм сәламәт балаларны аеру. Укучылар, әгәр сыйныфта 20% бала грипп яки ОРВИ белән авырый икән, аларны аерып укытуга  чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International