Татарстан укытучыларына 12 мең ноутбук биреләчәк

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Гомумән алганда, педагогларның өчтән икесе быел эштә куллану өчен  яңа компьютерлар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

Мөҗипов тугыз ел эчендә мәгариф системасына 90 мең ноутбук тапшырылды, диде. Моннан тыш, аның сүзләренчә, Татарстан мәгариф системасы "югары тизлектәге интернет белән тәэмин итү бурычын үтәде". 2020 елда барлык 1414 мәктәп һәм аларның 260 филиалы, шулай ук 65 урта һөнәри белем бирү учреждениесе челтәргә керү мөмкинлеге белән тәэмин ителгән.

Өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен югары тизлекле интернетка тоташтыру эше дәвам итә, дип билгеләп үтте министр урынбасары. «Бүгенгә барлык гомуми белем бирү оешмаларын цифрлаштыру күзлегеннән караганда бөтен шартлар да тудырылган», - дип ассызыклады Мөҗипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International