Түбән сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү программасы дәвам итәчәк. Аның өчен якынча 70 млрд сум тотылачак. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте, диләр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Сергей Кравцов һәр мәктәптә туклануны контрольдә тоту буенча ата-аналар комитетлары булдырылган, дип өстәде. Алар туклану сыйфатының кимемәвен күзәтеп, тикшереп торалар һәм ниндидер проблемалар килеп чыкса, оператив рәвештә хәбәр итәләр.
Мәгариф министры шулай ук, ел ахырына кадәр төзеләеп бетәчәк мәгариф оешмаларын исәпкә алып, яңа мәктәпләр төзү буенча федераль программаның өчтән ике өлеше үтәлде, диде. 2024 елга Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә барлыгы 1300 мәктәп төзергә тиеш. Төзелештән тыш, шулай ук укытучылар командалары да әзерләнә, яңа мәктәпләр федераль стандартларда каралган югары таләпләргә туры килсен өчен.
Капиталь ремонт программасы буенча 1100 мәктәп бинасы яңартылган инде. Биш ел эчендә 7300 мәктәп ремонтланган булырга тиеш, программага 500 млрд сум бүлеп бирелгән. Программа кысаларында капиталь ремонт гына түгел, җиһазларны яңарту да каралган. Бүгенге көндә капремонт һәм мәктәпләр төзү программалары график буенча бара.