Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, быел закон кабул ителде, аның нигезендә федераль төп гомуми белем бирү программалары эшләнде. Бу алты фән буенча бердәм программалар: тарих, җәмгыять белеме, рус теле, әдәбият, география һәм ОБЖ.
Мәгариф министры ассызыклаганча, бүген иң мөһим эш - мәктәпләр Министрлык тарафыннан расланган бердәм программалар буенча эшли алсын өчен, илдә бердәм белем бирү киңлеген торгызу.
Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, тәрбия системасына зур игътибар бирелә: һәр уку атнасы Дәүләт флагын күтәрүдән, Дәүләт гимнын башкарудан һәм «Мөһим сөйләшүләр» дәресе үткәрүдән башлана.