Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар аның миссиясен һәм эш юнәлешләрен билгеләделәр

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

"Балачак дөньясы -киләчәк дөньясы" пленар утырышында катнашучылар (Россиянең барлык 89 төбәгеннән) балалар һәм яшьләр Россия хәрәкәтенең I Съезды хәрәкәтнең миссиясе, кыйммәтләре һәм юнәлешләре өчен тавыш бирде. Чара Мәскәү Манежы мәйданчыгында оештырылган Яшьләр йортында уза.

Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче корылтае 18-20 декабрьдә Мәскәүдә уза. Катнашучылар РДДМ эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында фикер алышалар. Беренче съездны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) оештыра.

Съездда Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 1393 делегат катнаша. Пленар утырыш барышында алар күпчелек тавыш белән хәрәкәт эшчәнлегенең 12 төп юнәлешен хупладылар. Юнәлешләр арасына мәгариф һәм белем, мәдәният һәм сәнгать, волонтерлык , патриотизм һәм тарихи итстәлек, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникация, хезмәт, һөнәр һәм үз эше, экология һәм табигатьне саклау, туризм һәм сәяхәтләр керде.

Сергей Кравцов пленар утырыштан соң , 20 декабрьдән башлап, укучылары теләк белдергән мәктәпләрдә,  Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче бүлекләре ачылачак диде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International