Олег Морозов Дәүләт Думасында татар гимназиясе укучылары өчен парламентаризм дәресен үткәрде

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, контроль комитеты рәисе Олег Морозов М.Җәлил исемендәге  1186 нчы Мәскәү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылары белән очрашты. Ул балаларга парламентаризмның Россия моделен булдыру турында сөйләде һәм гимназия хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Быел 1186 нчы мәктәп үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Полимәдәни типтагы уникаль белем бирү учреждениесе булган мәктәпкә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

Депутат фикеренчә, мәктәп коллективы РФдә мәгарифнең этномәдәни татар компонентын уңышлы гамәлгә ашыра, милләтара тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны саклауга өлеш кертә. “Дәүләт Думасында Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклаучы депутат буларак, күпмилләтле Россия халыкларының традицияләрен һәм мәдәниятен саклауда мәктәбегезнең хезмәт коллективының күпкырлы эшчәнлеген югары бәялим”, - дип ассызыклады Морозов.

Чара ахырында Морозов 1186 нчы мәктәп директоры Роза Шакировага һәм биология укытучысы Суфия Акжигитовага мәктәп мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International