2022 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын булдыру буенча тавыш бирү тәмамланды.
ТР дәүләт хезмәтләре порталында халык сораштыруы проектның мөһимлеген һәм проектны тормышка ашыруда халыкның кызыксынуын күрсәтте. Быел сораштыруда 4 меңнән артык граждан катнашты. 584 кеше үз бәяләмәләрен калдырды һәм үз вариантларын тәкъдим итте. Тавыш бирү нәтиҗәләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2022 елның 20 декабрендә узачак йомгаклау утырышында киләсе елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының биш өстенлекле максатларын билгеләячәкләр.
Фикер алышуда, кызыксынучылар, шул исәптән ММЧ вәкилләре һәм гражданнар катнаша алачак. Иҗтимагый Совет утырышында катнашучының теркәү формасын һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгын 2022 елның 19 декабренә кадәр Mon.OrgOtdel@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.