Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге куппрофильле лицеенда Ф.Г. Газизуллин исемендәге I Республикакүләм фәнни- практик икътисади Укулары уздырылды

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

2022 нче елның 16 декабрендә Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге куппрофильле лицеенда Ф.Г. Газизуллин исемендәге I Республикакүләм фәнни- практик икътисади Укулары уздырылды. Профессор Фәйзелхак Газизовичның  икътисад фәне үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Конференциядә аның улы- Санкт Петербургның Дәүләт икътисади университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Наиль Фәйзелхакович чыгыш ясады. Шулай ук катнашучыларны Фәннәр Академиясе вице- президенты, профессор, икътисад фәннәре докторы Вадим Васильевич Хоменко, Дәүләт Советы депутаты Римма Атласовна Ратникова да сәламләде.

Конференциядә түбәндәге юнәлешләр буенча 5 секция эшләде: “Минем Startup”, “Икътисад фәненә беренче адымнарым”, “Минем педагогик табышларым”. Очный этапка 40 укучы һәм 10 педагог уза алды. Катнашучылар 1, 2, 3 дәрәҗә Дипломнар һәм номинацияләрдә җиңүчеләр дипломнары белән бүләкләнделәр. Икътисади укулар тирән эчтәлекле һәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International