2022 елның 16 декабрендә Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицееда «Ф.Г. Газизуллин исемендәге республика икътисадый укулары» 1 Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Профессор, икътисад фәннәре докторы Фәйзелхак Газиз улының икътисадый фәнгә керткән өлеше бик зур. Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар һәм туганнары нәкъ менә шул хакта сөйләде.
Конференция эшендә Фәйзелхак Газизовичның улы Санкт-Петербург дәүләт икътисад университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы, Евразиянең «Хәзерге икътисад проблемалары» халыкара фәнни-аналитик журналының баш мөхәррире һәм нәшире, ТР атказанган фән эшлеклесе Наил Фәйзелхак улы Газизуллин катнашты.