Һөнәри белем бирү оешмаларында студентлар спорт клублары үсешенең төп юнәлешләре билгеләнде

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Орел шәһәрендә  һөнәри белем бирү оешмаларының беренче Бөтенроссия спорт клублары форумы тәмамланды. Чара Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Форум өч көн дәвам итте, анда Россиянең 87 төбәгеннән 500дән артык вәкил катнашты, онлайн-форматта 3 меңнән артык кеше кушылды.

Пленар утырышта студентлар спортын үстерүнең төп мәсьәләләре каралды, шулай ук һөнәри белем бирү оешмаларының  2021/22 уку елында студентлар арасында физкультура-спорт эшен иң яхшы оештыруда   ачык Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Форумда сигез тематик мәйданчык эшләде, анда әйдәп баручы спикерлар һәм экспертлар студентлар спортының төп перспективалары турында фикер алыштылар.

Бөтенроссия спорт федерацияләре вәкилләре уздырган 15 мастер-класста 15 спорт төре тәкъдим ителде (волейбол, мини-футбол, фитнес-аэробика, шахмат, җиңел атлетика, самбо, бадминтон, баскетбол, биатлон, сапсфинг, фиджитал-спорт, гандбол, өстәл теннисы, киберспорт). Онлайн-трансляциягә 1800 дән артык кеше кушылды.

«Һөнәри белем бирү оешмаларында физик культура һәм спорт» күргәзмәсендә тематик экспозицияләр күрсәтелде.

Йомгаклау утырышында форумның резолюциясе проекты кабул ителде һәм Россия Федерациясенең һөнәри белем бирү оешмаларында студентлар спорты белән идарә итүнең нәтиҗәле механизмнары һәм үсеш перспективалары буенча тәкъдимнәр расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International