Татарстан укучыларын Россия халыкларының туган телләре буенча олимпиадада катнашырга чакыралар

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Татарстанлыларны Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбияты буенча II Федераль олимпиадада катнашырга чакыралар. Дистанцион рәвештә уза торган беренче тур киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә Казан федераль университеты сайтында.

«Олимпиада ике этапта уздырыла. Беренче (сайлап алу) этабы svosh.s-vfu.ru сайтында 2022 елның 10 ноябреннән 2023 елның 10 гыйнварына кадәр уза. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне - 9 гыйнвар. Икенче (йомгаклау) этап КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында һәм югары уку йортларының башка мәйданчыкларында – февральдә  узачак, - диелә хәбәрдә.

Ярышларда катнашу өчен олимпиада сайтында теркәлергә һәм гариза бирергә кирәк. Логин һәм пароль алганнан соң икенче көнне олимпиада биремнәрен башкарырга мөмкин булачак. 1000 / 1000ТӘРҖЕМӘ ИТҮ

Ярыш Федерация Советы ярдәмендә Россиянең 18 югары уку йорты катнашында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International