Кукмарада көллиятләр һәм техникумнар җитәкчеләренең республика киңәшмәсе булды

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

19 декабрьдә Кукмара аграр көллияте базасында һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән «2022 елгы эш нәтиҗәләре» темасына республика киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика комитеты рәисе Ирина Проценко, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, республика көллиятләре һәм техникумнары директорлары катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар 2022 елдагы эшкә йомгак ясадылар. Һөнәри белем бирү системасы алдына куелган бурычлар тулаем алганда үтәлгән. Эштә өстенлекләр һәм яңа уку елына бурычлар билгеләнде. Төп бурычлар арасында - инфраструктураны модернизацияләү (уку биналарын, тулай торакларны капиталь ремонтлау) программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итү, Татарстан Республикасында чемпионат хәрәкәтләрен үстерү, урта һөнәри белем бирү федераль дәүләт белем бирү мәгариф учреждениесенең яңа белем бирү программаларын гамәлгә кертү , демонстрацион имтихан рәвешендә аттестация узган һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларны һәм укучыларны колачлауны арттыру һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International