«Һәр мәктәпкә дә спорт клублары »: татарстанлылар мәгариф һәм фән министрлыгы өчен 2023 елга бурычлар билгеләделәр

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Татарстанлылар республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен 2023 елга максатлар һәм бурычлар билгеләделәр , аларны ведомство каршындагы иҗтимагый совет утырышында расладылар. Сораштырылганнарның иң күбесе, 50% чамасы, барлык мәктәпләрдә спорт клублары булдыру өчен тавыш бирделәр.

Аерым алганда, педагогик юнәлешләр буенча максатчан белем алганнан соң югары уку йортларын тәмамлаучыларның 65 %тан  бер ел эчендә эшкә урнашуны тәэмин итәргә кирәк булачак. Ведомствога шулай ук эшче һөнәрләр һәм хезмәткәрләр вазыйфалары буенча һөнәри әзерлек программалары санын 450 дән 500 гә кадәр арттырырга кирәк.

Халык,  фән һәм технологиянең мөһим юнәлешләре буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр уздыру өчен ел саен бирелә торган финанслау күләмен кимендә 3% ка арттырырга, шулай ук конкурсларда билгеләнгән 50 яшь галимне премияләргә чакырды.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, быел сораштыруда 4 меңнән артык граждан катнашты. 584 кеше бәяләмәләр калдырды һәм өстенлекле бурычларның үз вариантларын тәкъдим итте. Экспертларга, тавыш бирү нәтиҗәләренә нигезләнеп, биштән алып җиде  кадәр өстенлекле максат һәм бурычларны расларга кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International