19 нче декабрьдә Казанның Киров районы 101 нче балалар бакчасы базасында «Гаилә һәм мәгариф системасында мәктәпкәчә яшьтәге баланы тәрбияләү: актуаль юнәлешләр, практика перспективалары, социаль партнерлык мөмкинлекләре» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булды.
Конференция эшендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнашты. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Хисамиева республикабызның мәктәпкәчә белем бирүнең тәрбия системасы мәсьәләләре турында сөйләде.
Секцияләрдә республика педагоглары актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар: балалар бакчасында тәрбия процессын методик яктан тәэмин итү, уку белеменең алшартлары формалаштыру, балаларны мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү һ.б. турында фикер алыштылар.