Сергей Кравцов: «Без талантлы укусыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен барысын да эшлибез»

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

2022 елда Россия мәктәп укучылары төрле олимпиадаларда -халыкара олимпиадада да, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында да актив катнаштылар . Талантлы балаларга ярдәм Мәгариф министрлыгы эшенең өстенлекле юнәлеше булып кала. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Фәннәр академиясе Президенты Геннадий Красников белән очрашу барышында белдерде.

Очрашу барышында Сергей Кравцов һәм Геннадий Красников Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының инженерлык белемен үстерүдә һәм төп фәннәр буенча педагогларның һөнәри үсешендә хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук РФА әгъзаларының Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар уздыруда һәм сәләтле балаларны әзерләүдә  катнашулары турында фикер алыштылар.

 Сергей Кравцов Россия мәктәпләрендә белем бирүнең яңа юнәлешләре, шул исәптән судно һәм авиатөзелеш профильле инженерлык сыйныфлары барлыкка килүен искәртте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International